3 апрель көнне ТРсы башкарма хакимият органнары һәм ТР дәүләт органнары белгечләре арасында II ачык Спартакиада булды. Ачылыш тантанасында ТРсы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру сораулары буенча бүлек башлыгы Борис Менделевич, ТРсы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТРсы шахмат федерациясе президенты Генадий Захаров катнашты.
Ярыш Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге ЦСБЯШШОР базасында ТРсы башкарма хакимият органнары һәм ТР дәүләт органнары белгечләре арасында үтүче Спартакиаданың II туры булып узды. 30 командадан 3 әр катнашучы шахмат уенында көч сынашты.
Параллель рәвештә дартсу буенча ярыш та булды. 33 команда-катнашучы арасында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы беренчелекне яулады. Түбәндәге коллегаларыбызны котлыйбыз: торак төзелеше үсеше бүлегенең әйдәп баручы консультанты Шагалин Максим, дәүләт программаларын реальләштерү һәм муниципаль оешмалар белән бәйләнеш бүлегенең әйдәп баручы консультанты Овченникова Гөлнара. Алар иң күп балл җыйдылар.