Муниипалитетлар капитал ремонт программасы буенча отчёт бирделәр

2012 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгында видеоконфереция режимында, шәһәр һәм раоннарның Башкарма комитеты вәкилләре белән күп катлы йортларда капиталь ремонт үткәрү программасы  буенча  муниципалитетларга  отчёт бирү киңәшмәсе булды.

Киңәшмәне торак-коммуналь хуҗалык идарә башлыгы В.М.Иноземцев алып барды. Киңәшмәдә прфильле оешма вәкилләре катнашты. Көн тәртибендә, шулай ук, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү, мәктәпләрдә һәм күп катлы йортларда капиталь ремонт ясау, ике айлык экологик-санитар һәм су басудан саклану чараларына әзрләнү сораулары да бар иде. Күп катлы йортларда һәм социаль – мәдәни өлкәгә кагылышлы объектларда энергоэффективлык турында да сөйләштеләр. Бүгенгесе көнгә энерготикшерү объектларының нәтиҗәләре турында Әлки, Арча, Баулы, Саба, Чирмешән районнары тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International