2011 ел нәтиҗәләре буенча торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң яхшы оешмалар билгеле булды

2012 елның 6 апреле, җомга

2011 ел өчен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң яхшы оешмалар Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. 27.03.2012ел Бәйге комиссиясе утырышы Протоколы нигезендә, Россия Федерациясенең региональ үсеш Министрлыгы дипломнары белән Татарстан Республикасының түбәндәге оешмалары билгеләнеп үтелде.

Югары дәрәҗәдәге дипломга  «УК «Уютный дом» ҖЧҖ – Казан шәһәре, Яңа-Савин районы; “ТораксервисПлюс” ҖЧҖ – Лениногорск шәһәре; «Предприятие автомобильных дорог» МУП – Яр Чаллы шәһәре лаек булды. Беренче дәрәҗәдәге дипломга  - “Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты” МУ  - Әлмәт шәһәре; “Уют – 4” идарә компаниясе” – Бөгелмә шәһәре;  ТРның “Татлизинг” ГУПы. Икенче дәрәҗәдәге дипломга – “Тораккомплекс” ИК” ҖЧҖ – Яшел Үзән. Өченче дәрәҗәдәге дипломга – Мәһәллә” ИК ҖЧҖ – Яр Чаллы шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International