Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында коллегаларыбыздан торган делегацияләр белән ике очрашу булды.
«Корай Иншаат А.Ш.» төрек төзелеш компаниясе делегациясенең визиты барышында Татарстанның төзелеш потенциалы һәм монда төзелеш проектларын тормышка ашыру турында сөйләшенде.
Очрашуны ТРсы төзелеш, архитектура һәм тора-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары А.С.Әхмәтшин алып барды. Әлеге очрашуда Казан шәһәренең баш архитекторы Т.Г.Прокофьева, «Корай Иншаат А.Ш.» компаниясеннән, Генераль директор һәм директорлар советы әгъзасе Шамл Чапаров җитәкчелегендә вәкилләр катнашты.
«Корай Иншаат А.Ш.» компаниясе биек биналарны, җәмгыятькә бирелгән корылмаларны “ачкыч белән” төзү буенча махсуслашкан компания буларак билгеле. Бүген төрек компаниясен Татарстан торак, офис, социаль-мәдәни объектларны төзү өчен инвестор буларак кызыксындыра.
ТРсының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М.Хәнифов безнең шәһәргә эшлекле визит белән килгә Ханты-Манси автоном округы – Юграның төзелеш, энергетека һәм торак-коммуналь комплекс департаменты директоры С.В.Высоцкий, “Югра Энергосаклау Үзәге” АНОның Башкарма директор урынбасары О.Г. Артемьева белән очрашты. Очрашу барышында Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге заманча инновацион проектлары тәкъдим ителде. Республиканың Дәүләтторакфонд вәкилләре федераль һәм республика программаларын реализацияләү эшен оештыру тзҗрибәсе белән уртаклаштылар.