7 апрель көнне Спартакиада кысаларында, Татарстан Республикасының башкарма идарә органнары һәм Татарстан Республикасының дәүләт органнары арасында, волейбол буенча ярышлар булып узды.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы командасы Татарстанның инвестицион үсеш Агентлыгы командасы белән уенда җиңү яулады. Кызганычка каршы, Урман хуҗалыгы Министрлыгы командасы белән уйнаганда, никадәр тырышсалар да, безнең команда җиңелде. Шулай итеп, Минстрой командасы 1/8 финалга чыкты. 14 апрель - шимбә көнне төзелеш Министрлыгы командасы ТРсы ГТШ һәм ГО эшләре буенча Министрлык командасы белән очрашачак.