Бүген Министрлык бинасында ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы җитәкчеләренең Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты галимнәре белән чираттагы утырышы булды. “ Татарстан Республикасының төзелеш индустриясенә инновацион проектлар кертүне яклау механизмнары” дип аталган темага “түгәрәк өстәл”ләр үткәрү кысаларында, “Җиңел глиннан клинкерлы кирпеч”, “Су үткәрми торган клинкерсыз композицион гипслы әйберләр һәм алар нигезендә коры катнашмалар” дигән инновацион проектлар каралды.
Очрашуны ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин алып барды. Әлеге чарада КазДАТУ галимнәре, ТРсы икътисад Министрлыгы вәкилләре, ТРсы инвестицион үсеш Агентлыгы, ТРсы фәннәр Академиясе, “ТРсы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” НО, “Татинвестгражданпроект” ГУП, “Гипро ВТИ” ААҖ, “АК БАРС” банк” ААҖ, “АИКБ “Татфондбанк” ААҖ, шулай ук төзелеш материаллары сәнәгате оешмалары катнашты.
Әңгәмә барышында булган җитештерүчәнлекне үстерү, модернизацияләү һәм яңа югары технологиялеләрен булдыру, шулай ук элек җитештермәгән клинкер кирпеч яки чыгарыла торган материалларны модификациясе – гипслы үрелмәләрне җитештерү кирәклеге ассызыкланды.
Очрашга йомгак ясалып, тәкъдим ителгән проектларны яклау һәм аларны Татарстан Республикасы территориясендә куллану дигән карар кабул ителде.