Татарстан Республикасында 1 млн 852,1 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2018 елның 26 октябренә 1 млн 852,1 мең кв.м.  торак файдалануга тапшырылган, бу планлаштырылган торакның 77,1%ын тәшкил итә. Бу турыда республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ  министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Ирек Фәйзуллин төзелештә хезмәт саклау өлкәсендәге хәлләр турында сөйләде. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2018 ел башыннан 1 мең 187 тикшерү уздырылган. Хезмәт нормалары һәм кагыйдәләрен бозган өчен 14 млн 385 мең сумга 371 карар чыгарылган.

Социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруга килгәндә, ТР Дәүләт торак фонды статистика органнарына 131 йорт буенча отчет биргән.

2018 елда аренда торагы программасы кысаларында 182 йортны файдалануга тапшыру планлаштырылган иде, шулардан 63 йорт инде файдалануга тапшырылган.

Татарстан Республикасында “Авыл клубы” программасының 22 объектында  эшләр төгәлләнгән, тагын 6 объектта төзелеш дәвам итә. Моннан тыш, республика районнарындагы ветеринария берләшмәләрендә һәм авыл хуҗалыгы идарәләрендә капиталь ремонт дәвам итә.

2018 елның 26 октябренә республикада  җирле башкарма комитетлары биналары, шулай ук фельдшер-акушерлык пунктлары һәм универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше тәмамланган. Шулай ук 7 медицина ярдәме станцияләре һәм хастаханәләре ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International