Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты тарафыннан оештырылган җирле башлыклар өчен өйрәтү семинар-киңәшмәсенең икенчесе булып узды. Бүген монда җиде районнан (Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай) делегатлар җыелды. Семинарда төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан министр урынбасары Ю.Л. Аляшев доклад белән чыгыш ясады. Иртәгә сигез район вәкилләре Мамадышта җыелачак. Өйрәтү семинар-киңәшмәләре киләсе атнада да булачак.