Россия төзүчеләр профсоюзының Татарстан Республикасы буенча оешмасы, Татарстан Республикасының төзүчеләр Союзы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы белән берлектә ТРсы профсоюзлар Федерациясе, Идел буе Ростехнадзорның ТРсы буенча Идарәсе, ТРсы буенча Роспотребнадзор, Татарстан Республикасындагы Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре катнашында утырыш булды. Министрлыктан әлеге утырышта министр урынбасары А.С. Әхмәтшин катнашты.
Утырыш вакытында Татарстан Республикасында үткәрелгән 2011 елны төзелеш өлкәсендәге оешмаларда җитештерү травматизмын кисәтү буенча профилактик-оештыру эшләренә нәтиҗә ясалды һәм 2012 ел өчен бурычлар билгеләнде.
Татарстан Республикасының 2011 ел өчен хезмәтне саклау буенча төзелеш өлкәсендәге иң яхшы оешма смотр-бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүче һәп призерларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Төзелеш индустриясе оешмалары арасында:
1нче урын –Яр Чаллының электромонтаж әйберләр заводы “Татэлектромонтаж”ААҖ.
2 нче урын – “ЛУТР” ҖЧҖ
Төзелеш - монтаж оешмалары арасында:
1 нче урын – “Центромонтажавтоматика” НП” ҖЧҖ.
2 нче урын – “Двигательмонтаж-НК” ҖЧҖ.
Махсуслашкан монтаж оешмалары арасында:
1 нче урын – “Термостепс” НСУ ААҖ.
2 нче урын – “Железнодорожник”ҖЧҖ “Камгэсэнергострой” ААҖ.
Проектлы оешмалар арасында:
1 нче урын – “Татинвестгражданпроект” ГУП
Тау оешмалары арасында– җир асты юлы белән казылмаларны табу:
1 нче урынны “Кама Тамагы гипс чыгару руднигы”на бирү
Төзелеш механизациясе оешмалары арасында:
1 нче урын – Яр Чаллы шәһәренең “Төзелеш механизациясе – МА” ҖЧҖ.
2 нче урын – “Төзелеш механизациясе белән Идарә” ҖЧҖ.