Республиканың 746 күп фатирлы йортында капиталь ремонт эшләре башланды

2012 елның 13 апреле, җомга

Хакимият Йортында видеоконференция режимында,  ТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында, РФның 21.07.2007 дән №185-ФЗлы “торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү Фонды”н Татарстан Республикасында 2012 елга реальләштерү һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү сораулары буенча чираттагы республика  киңәшмәсе булды. ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.

Ул үзенең докладын күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау объектларында куркынычсызлык техникасын үтәү турындагы мәгълүмат белән башлады. Капиталь ремонт буенча эшләр 849 күп фатирлы йортларның 746сында (88%) башланды. Аннан соң финанслау сорауларына күчте. 11 апрельгә  УК һәм ТСЖ счетларына 554,7 млн. сум (еллык лимитның 13% тәшкил итә) күчерелгән, шул исәптән: 284,7 млн. сум – муниципаль оешмалар бюджетының чыгымнары; 269,9 млн. сум – сатып алучыларның чыгымнары.

Икенче булып, Татарстан Республикасы гомуми уку йортларында капиталь ремонт ясау соравын күтәрделәр. Бу программаны финанслауның 2012 елга гомуми лимиты – 2 млрд. 204 млн. сум, шул исәптән: муниципаль гомуми белем мәктәпләрен капиталь ремонтлау – 1 млрд. 925 млн. сум; махсус (корркекцион) гомуми белем мәктәпләрен һәм мәктәп-интернатларны капиталь ремонтлау – 254 млн. сум; проект документациясен эшләү – 25 млн. сум. И.Э. Фәйзуллин хәбәр итүенчә, 2 апрельдән ТРсы Төп инвестицион-төзелеш идарәсе тарафыннан капиталь ремонт эшләүче оешмаларны аванслау башанды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International