Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, ТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән Калуга өлкәсенә эшлекле сәфәргә барды.
Калуга өлкәсенең чигендә урнашкан “Ворсино” индустриаль паркында Татарстан делегациясен өлкә губернаторы Анатолий Артамонов каршы алды. Татарстан Президенты белән ул Samsung телевизорлар заводында булды.
Оешма буенча экскурсиядә йөргәндә Татарстаннан килгән делегация завод продукциясе күргәзмәсен карады, цехларда йөрде. Татарстан Президенты технологик җиһазлар белән генә түгел, диварлары арасында зур ара булган цехның конструкциясе белән дә кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э Фәйзуллинга киләчәктә, нигездә спорт заллары төзүдә куллану өчен әлеге бинаны төзү тәҗрибәсен өйрәнергә кушты.
Калуга өлкәсенә булган эшлекле сәфәрнең программасында регионның тагын берничә алдынгы оешмаларын карау, инвестицияне җәлеп итү өчен инвестицион проектлар һәм инфраструктура белән танышу каралган.