Район җитәкчеләре өчен йомгаклау семинар-киңәшмәсе “Казан” МКҮдә булды

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан” МКҮдә Татарстан Республикасы Аппараты оештырган, район җитәкчеләре өчен йомгаклау семинар-киңәшмәсе булып узды. Утырыш залында сигез районнан делегатлар катнашты. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан доклад белән министрның беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов чыгыш ясады.

Үзенең чыгышы вакытында Ф.М. Хәнифов “Доступная среда”, авыл мәдәният йортларын төзү, ФАПлар төзү һәм капиталь ремонтлау, мәктәпләрне капиталь ремонтлау кебек реальләшүче программалар турында, шулай ук җирләү урыннарын тоту һәм су белән тәэмин итүне яхшырту чаралары турындагы программалар хакында  сөйләде. Әлеге программаларның районнарда реальләшү дәрәҗәсе аерым каралды. Үзенең чыгышы ахырында Ф.М. Хәнифов коллегалары – төзелеш белгечләре сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International