Казанда “ВолгоСтройЭкспо” дип аталган махсуслашкан күргәзмә ачылды

2012 елның 24 апреле, сишәмбе

Бүген XVII нче  халыкара “ВолгоСтройЭкспо” махсуслашкан күргәзмә Казан ярминкәсендә ачылды. Әлеге чарада  ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары  А.С. Әхмәтшин катнашты.

Күргәзмә “Күргәзмәнең иң яхшы продукты” бәйгесендә  катнашучыларны бүләкләүдән башланды.Төзелеш өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрдән торган бәйге комиссиясе нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.  А.С. Әхмәтшин бәйгедә катнашучыларны Гран-При дипломнары белән бүләкләде.

Күңелле инвестицион климат төзелеш өлкәсенә турыдан-туры тәэсир итә. Шуңа күрә “ВолгоСтройЭкспо” уңышлы эш һәм уңай контрактлар өчен нигез булып тора. Катнашучылар арасында Россия шәһәрләреннән, шулай ук чит илләрдән дә оешмалар бар.

Күргәзмә комплексының өч павильоны һәм ачык мәйданында түбәндәге юнәлешләр буенча экспозицияләр тәкъдим ителде: төзелештә яңа технологияләр, төзелеш-юл техникасы, төзелештә чимал саклаучы  технологияләр һәм материаллар, ландшафт архитектурасы, бина дизайны, төзелештә экология һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International