Оешмалар игътибары өчен “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” республика бәйгесе турында мәгълүмат.

2012 елның 24 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 елдан №1969-р лы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы 2004 елдан башлап, Сезне  “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгедә катнашу гаризасын “ЦСМ Татарстан” ФБУга 2012 елның 1 нче маена кадәр түбәндәге e-mail буенча җибәрүегезне үтенәбез: факс (843) 279-56-35 яки почта тартмасына : 420029, Казан шәһәре, Журналистлар ур., 24. Контакт өчен телефон: (843) 291-08-13.

Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар биреләчәк. 1нче дәрәҗәдәге лауреатлар һәм дипломатларга үз продукциясен тәкъдим итү өчен бәйге логотибын куллану хокукы бирелә. Һәр елны “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” бәйгесе лауреатлары” каталогы басылып тора. “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” республика бәйгесендә җиңүчеләрне “Россиянең иң яхшы 100 товары” бәйгесенең федераль этабына җибәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International