Татарстанның Төзелеш министрлыгы: 79 призлы урын «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты алып килде

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Казанда 2018 елның 14 ноябреннән 7 декабренә кадәр 2018-2019 еллар чемпионатлар циклы буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты уза. Татарстанның Төзелеш министрлыгына беркетелгән 20 компетенциядән ярышлар түбәндәге төр буенча узды: сантехника һәм җылылык, геодезия, суыткыч техникасы һәм кондиционерлау системалары, коры төзелеш һәм штукатурлау эшләре, маляр һәм декоратив эшләр, мебель җитештерү, столяр эше, балта остасы эше, плитка белән каплау, бетон төзелеш эшләре, кирпеч салу, ташны архитектура эшкәртү, ландшафт дизайны, түбә ябу, электромонтаж. Кискен көрәш барышында балалар әлеге юнәлешләр буенча 29 беренче урын, 26 икенче һәм 24 өченче урын яуладылар. Бүгенге көндә чемпионатта 182 конкурсант һәм 165 эксперт катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International