Төп бурыч – төзелеш тармагында имин хезмәт шартлары булдыру

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Камада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев «Төзелештә хезмәт иминлеген саклауның көнүзәк мәсьәләләре» семинары уздырды. Анда хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча эш төркеме әгъзалары һәм Түбән Кама төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты.

И. Гыймаев сүзләренчә, Татарстанның төзелеш өлкәсе планлы һәм динамик үсештә: ел саен 3 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырыла, мәктәпләр, балалар бакчалары, уникаль биналар һәм корылмалар, сәнәгать предприятиеләре төзелә. Әмма шул ук вакытта икътисадый эшчәнлекнең имгәнү куркынычы булган тармакларының берсе булып тора.

«Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2025 елда республикада 19 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шуларның 11е – үлем очрагы, 8е авыр җәрәхәтләр белән тәмамланган. Агымдагы елның 3 аенда гына да 3 бәхетсезлек очрагы теркәлгән», – диде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары.

Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, биеклектән егылу инде күп еллар дәвамында беренче урынны алып тора (63 процент) һәм сәбәпләр комплексы нәтиҗәсе булып тора: киртәләр булмау, иминият поясларын кулланмау, җитәкчелекнең ваемсызлыгы һәм хезмәт дисциплинасын бозу. Шуңа күрә бүгенге көндә төп бурыч – имин хезмәт шартлары булдыруны көчәйтү.

Йөкләнгән вәкаләтләр кысаларында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы эшне ике юнәлештә координацияли: профилактика һәм контроль.

Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе бюджет акчаларын җәлеп итеп объектлар төзүгә дәүләт заказчысы булып тора. Һәр объект куратор контролендә, хезмәт иминлеген саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Әйтик, 2025 елда 2500дән артык тикшерү үткәрелгән, Бер өлеше кичекмәстән, бер өлеше кыска вакыт эчендә бетерелгән.

Контроль-күзәтчелек функцияләрен ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм үз-үзен җайга салучы оешмалар башкара. Инспекция хезмәткәрләре 1791 тикшерү үткәргән. Хезмәт иминлеген саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 46,9 млн сумлык административ җаваплылык турында 612 карар чыгарылган.

Үзеннән-үзе җайга салынган оешмалар төзелеш объектларына 1587 тапкыр чыкканнар. Дисциплинар җаваплылыкка 1476 оешма җитәкчесе тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International