Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең Үзәк Башкарма комитеты мәйданчыгында узды.
Конкурс торак-коммуналь комплексы эшчәнлегендә хатын-кызның роленә һәм урынына багышланган, шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә һөнәрләрне популярлаштыруга ярдәм итә. Бу күп очракта «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын уңышлы үтәүгә ярдәм итәчәк.
Конкурска 49 төбәктән 587 гариза килгән. Дәгъвачылар үзләренең лидерлык, ораторлык һәм оештыру сәләтләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәләр буенча 210 катнашучы иң яхшылар дип танылды. Шул исәптән 6 – Татарстан вәкиле.
Мәсәлән, «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү оешмасының мәгълүмат хезмәте белгече (квалификациянең бишенче дәрәҗәсе)» номинациясендә Түбән Камадан Августина Тихонова җиңү яулады, «Су белән тәэмин итү предприятиесенең су алу корылмаларын эксплуатацияләү буенча структур бүлекчәсе җитәкчесе (квалификациянең алтынчы дәрәҗәсе)» номинациясендә – Яшел Үзәннән Светлана Петрова, «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү оешмасының структур бүлекчәсе җитәкчесе йортлар (квалификациянең алтынчы дәрәҗәсе)» – Казаннан Виолетта Әхмәтова, «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү оешмасы җитәкчесе (квалификациянең җиденче дәрәҗәсе)» номинациясендә – Алабугадан Екатерина Биктимерова һәм Чистайдан Екатерина Сапарина, «Халык белән эшләү бүлегенең суүткәргеч хуҗалыгының өлкән контролеры» номинациясендә – Яшел Үзәннән Елена Гаврилова.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле сыннар тапшырылды.
Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз һәм яңа казанышлар телибез!
Фотода: «ТКХ матурлыгы» конкурсында җиңүчеләр – Яшел Үзән су каналы хезмәткәрләре Елена Гаврилова һәм Светлана Петрова