ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э Фәйзуллин өлешле торак төзүнең проблемалы объектлары сораулары буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Искәртеп үтик, ел ахырына кадәр 32 объект тапшырасы бар, шул исәптән: Казан шәһәре – 2 мең 277 өлешче өчен гомуми мәйданы 225 мең кв. метр булган 24 объект; Яр Чаллы шәһәре – 459 өлешче өчен гомуми мәйданы 53 мең кв. метр булган 5 объект; Түбән Кама шәһәре – 140 өлешче өчен гомуми мәйданы 9,8 мең кв. метр булган 2 объект; Әлмәт шәһәре – 17 өлешче өчен гомуми мәйданы 3 мең кв. метр булган 1 объект. Министр барлык эшләрне дә ел ахырына кадәр тәмамларга, шулай ук эшләрен үз вакытында тәмамламаган оешмаларда торган өлешчә төзелештә катнашучылар исемлеген Министрстрлык сайтына урнаштырырга боерды. Министрлык белгечләре алданган “өлешчеләр” торагы проблемасын чишү буенча билгеләнгән органнар булып торган Башкарма комитет белән бергә бу көннәрдә әлеге эшне башкаралар. Якын арада мәгълүмат министрлык сайтының “Өлешле төзелештә катнашу” бүлегенә урнаштырылачак.