Министрлыкта Словения һәм Татарстанның бердәм проектлары мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

2012 елның 25 апреле, чәршәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында җитәкчеләрнең Словения Республикасының РФсендәге Вәкаләтенең Казан шәһәрендәге икътисади бүлек киңәшчесе Видко Филипич белән очрашу булды.

Киңәшмәне ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  министры урынбасары Р.К. Каримов алып барды.

Әңгәмә  барышында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проектларны Татарстанда тормышка ашыру турында сөйләштеләр. Катнашучылар тарафыннан калдыкларны юкка чыгару һәм эшкәртү өлкәсендәге заманча технологияләр каралды. Моннан тыш, суны чистарту, ТБО чыгару, чүпне юкка чыгару һәм аралау проектларында Словения белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге дә тикшерелде. Видко Филипич бу юнәлештә эшләүче компанияләрнең материалларын бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International