ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгына шәһәр һәм район Башкарма комитетларыннан 25.04.2012 көненә 2011-2012 җылыту чорын тәмамлау турындагы боерыкның копияләре килде.
Муниципаль районнар арасында Әлки, Баулы, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Саба, Чирмешән, Ютазы районнары, шулай ук Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Казан һәм Лениногорск шәһәрләре җылылык чорын тәмамладылар.
“Таткоммунэнерго” ААҖ оешмаларына җылылык чорын тәмамлау боерыгы бирелмәгән. “Водоканалсервис” ААҖ оешмаларына җылылык чорын тәмамлау боерыгы Җәлил ПТСыннан килгән.