Казанда РФ Минрегионының шәһәр төзелешендә дәүләти хезмәт күрсәтүне тормышка ашыру буенча белгеч эшли.

2012 елның 27 апреле, җомга

Бүген Казанга эшлекле сәфәр белән Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгының архитектура, төзелеш, шәһәр төзелеше сәясәте Департаментының шәһәр төзелеше эшчәнлегендә дәүләти хезмәт күрсәтүне тормышка ашыру бүлеге башлыгы Р.Н. Сергушко килде. Аның килүенең максаты: республикада электрон дәүләти хезмәт күрсәтүнең  барышы белән танышу. Аны ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин озатып йөрде. Бүген кунак Казан Башкарма комитетының шәһәр төзелеше идарә башлыгы А. И. Салихов һәм ТРсы Дәүләт ведомстводан тыш экспертизасының төзелеш һәм архитектура буенча  идарә башлыгы В.С. Меркелов белән очрашты.

  Төшке аштан соң Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгының бүлек башлыгы Р.Н. Сергушко төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э Фәйзуллин һәм республиканың мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Н.А. Никифоров белән  «IT парк»та булды. Соңрак кунак “Төзүчеләр дуслыгы” СРО РНП җитәкчесе Р.Ш. Халитов  белән очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International