Татарстан Республикасындагы күп балалы гаиләләр өчен җир мәйданнары исемлеге белән uslugi.tatarstan.ru порталында танышырга мөмкин

2012 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җир мөйданнары исемлеге белән хәзер интернетта да танышырга мөмкин – яңа сервис Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталында uslugi.tatarstan.ru ачылган.

Исемлекне карар өчен  республика районын, статусны һәм җир мәйданы алуның максатын күрсәтергә кирәк.

Күп балалы гаиләләргә җир мәйданын бирү өчен гаризалар кабул итә башлаганнан бирле 14,6 мең гариза бирелгән, шуларның 1,5 меңе портал аша электрон юл белән җибәрелгән.

Порталдан кулланучыларга шуңа игътибар итәргә кирәк, хәзерге вакытта мәйданнарның тулы базасы формалаштырыла, шуңа күрә кайбер районнар буенча мәгълүматлар тулы булмаска мөмкин. Хәзер җирле идарә органнары белгечләре тарафыннан бөтен кирәкле материал җыела һәм якын арада мәгълүмат Татарстанның бөтен районнарына да тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International