Сезне иртәгә, 5 май көнне, Халыкара инвалидар хокукын саклау көне хөрмәтенә оештырылган чарада катнашырга чакырабыз. Идел буе федераль округындагы “Ковчег” инвалидлар җәмәгать оешмасы, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрыгы, Казан Башкарма Комитеты һәм “Казан-2013” Башкарма Дирекция” АНО ярдәме белән инвалид балалар катнашында кичә оештыра. Алар Универсиада спорт объектлары, гомуми белем бирүче мәктәпләр каршында, Бөек Ватан Сугышы геройлары истәлегенә Горький паркы аллеясында агачлар утырттылар.
Акциянең максаты булып, инвалид балаларны Татарстан Республикасының актив җәмәгать тормышында катнаштыру. Чарада 450 кеше катнашачак, шуларның 250се – инвалид балалар, 200е – волонтерлар. Сезне акциядә катнашырга чакырабыз һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга көч биреп тору өчен 12 сәгатьтә Горький Паркында көтәбез. Сезнең килүегез җәмәгать игътибарын өстәмә рәвештә республиканың яшь гражданннары проблемаларына юнәлтергә ярдәм итәчәк.
Түбәндәге номер буенча аккредитлашырга мөмкин (843) 231-14-51, 231-14-52