ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хезмәткәрләре урман утырту көненә багышланган киң масштаблы “Үзеңнең агачыңны утырт” акцясендә катнаштылар.
Зәңгәр күл янындагы территориягә, бүтән министрлык һәм ведомство вәкилләре белән бергә, чыршылар, карагачлар, каеннар утыртылды. Мәгълүм булганча, бу территориядә 7 меңләп яшеллек утыртылачак.