Бүген Министрлыкта Приморье крае делегатлары белән очрашу булды

2012 елның 16 мае, чәршәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында җитәкчеләр Приморье крае делегатлары белән очрашты.

Очрашуны ТРсы төзелеш, архитектура һәм төзелеш министры урынбасары А.С. Әхмәтшин алып барды. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасының министрлыкларыннан белгечләр һәм идарәләрдән  вәкилләр катнашты.

Катнашучыларны сәламләгәннән соң, А.С. Әхмәтшин, Татарстанда  тормышка ашучы, шәһәр төзелеше өлкәсендәге проектлар турында сөйләде. Дисскусия барышында республиканың чыгыш –рөхсәт документын бирүне тизләтү тәҗрибәсе, дәүләт төзелеш надзорын барлыкка китерү, шулай ук  Казан территориясендә өлешле төзелешнең проблемалы объектларын төзеп бетерүдә күрелгән чаралар турында сөйләштеләр.

Катнашучыларга Мәдәни мирас һәм Универсиада спорт объектларының эре проекларын тормышка ашыру турында видеоматериаллар  тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International