Бүген Министрлыкта техник инвентаризация хезмәтенә 85 ел тулуга багышланган тантаналы чара булды. “Техник инвентаризация бюросы” РГУПны, мондый зур вакыйга белән, ТРсы министрлыклары һәм ведомствалар котлады.
ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин сәламләү мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Ул үз мөрәҗәгатендә техник инвентаризация оешмаларының белгечләрен юбилей белән котлады, әлеге һөнәрнең мөһимлеген һәм актуальлеген ассызыклады.
Тантаналы чара кысаларында БТИның күпьеллык һәм тырыш хезмәте турында фильм тәкъдим ителде. Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, бүгенге көндә техник инвентаризация оешмаларының белгечләре партнерлар белән ышанычлы һәм дусларча мөнәсәбәт урнаштырдылар, төрле буын вәкилләренең әлеге һөнәргә хөрмәт белән карауны сакладылар һәм арттырдылар. “Техник инвентаризация бюросы” РГУП оешмаларында гаилә династиясе белән эшләүчеләр, шулай ук күп еллар буе әлеге һөнәргә тугры калган кешеләр дә аз түгел. Бүген техник инвентаризация оешмаларының белгечләрен һәм ветераннарының котлау тантанасы булды.