Еллык торак күләменең 33 проценты тапшырылган

2012 елның 19 мае, шимбә

Бүген Хакимият йортында ТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында, торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондтан гражданнарны күчерү Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды.

Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул үз докладын төзелеш объектларында куркынычсызлык техникасын саклау соравы белән башлады. Хезмәтне саклау тикшерүләре күрсәткәнчә, хезмәтне саклау таләпләренә һәм төзелеш мәйданнарын чисталык белән тәэмин итүгә төзелеш оешмалары җитәкчеләренең барысыда тиешле игътибар биреп бетермиләр. 2012 ел башыннан төзелештә катнашучыларга карата гомуми суммасы 6 млн. 440 мең сум булган 213 карар чыгарылган.

19 майга Татарстанда 811,4 мең кв. метр торак тапшырылган ( еллык бурычның 33%).  Торак программаларының киселешендә тапшырылган: социаль ипотека программасы буенча 162 мең кв. метр ( планның 34%); күп катлы инвестицион торак төзү программасы буенча 301, 3 мең кв. метр (планның 31%); индивидуаль торак төзү программасы буенча 348, 1 мең кв. метр (планның 34%).

2012 елның 9 маена республикада 16 торак йорт эксплуатациягә тапшырылган, аларга тантаналы рәвештә 125 ветеран кертелгән. Хәзерге вакытта республика буенча 629 БВС ветераны өчен 145 нче йорт төзелә: ГИСУ титулы буенча 187 ветеран өчен 114нче  йорт, ГЖФ титулы буенча 442 ветеран өчен 31нче йорт.

2012 елда  авария хәлендәге торак йортларны юкка чыгару программасы буенча күп фатирлы йортларның гомуми саны 77. Программаны өлешчә финанслауны түбәндәге чаралар ярдәмендә тормышка ашырыла: Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд – 336, 03 млн. сум; Татарстан Республикасы бюджеты – 198, 79 млн. сум; җирле бюджетлар – 0, 048 млн. сум. Финанслауның өстәмә чыганагы – 69,7 млн. сум – күченүгә караганда күбрәк мәйдан тәкъдим итү өчен  җирле бюджетларга өстәмә бирелгән муниципаль оешма чаралары. Программманы финанслауның гомуми күләме – 604,6 млн. сум.

Күченүгә тәкъдим ителүче авария хәлендәгенең (күченүче биналар) гомуми мәйданы – 20 мең 196 кв. метр, 608 торак йортта яшәүче 1 мең 610 кеше күченә.

Хәзерге вакытта Фондның 30% чарасы муниципаль оешмаларга күчерелгән. Фондның калган 70% чарасы мунициналь оешмалар тарафыннан муниципаль контрактлар һәм сатып алу договорлары тапшырылгач кына күчереләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International