“Һөнәре буенча иң яхшы” Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең республика этабын үткәрү турында мәгълүмат

2012 елның 21 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы “Һөнәре буенча иң яхшы” Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең 2012 елда Татарстан Республикасындагы  “Иң яхшы ташчы” номинациясендә республика этабын үткәрү турында хәбәр итә.

Бәйгедә катнашучының үз һөнәре буенча стажы өч елдан да ким булырга тиеш түгел. Практик һәм теоретик эшләр дә үткәрү планлаштырыла. Бәйгенең республика этабында җиңүче 2012 елның 20-22 июнендә Старый Оскол шәһәрендә узачак  бәйгенең федераль этабында катнаша.

Гаризалар бирү вакыты – 27.05.2012 елга кадәр

Белешмәләр өчен телефон – (843) 231-15-74

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International