Министрлык ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фондның өстәмә чаралары өчен гаризалар әзерләүгә кереште

2012 елның 21 мае, дүшәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, министрның беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов рәислегендә үткән эшлекле киңәшмәдә, Дәүләт корпорациясе  - ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фондта корпорациясеннән өстәмә 200 миллион сум лимит алу өчен гариза яклага әзерләнергә кушылды.

Дәүләт корпорация идарәсе  - торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд, Россиянең кайбер субъектларына, шул исәптән Татарстанга да, ТКХны реформалаштыручы региональ адреслы программаларны тормышка ашыру кысаларында эшләгән эшләренең эффектив булуына карап, финанс ярдәмнең лимитын арттырды. Дәүләт корпорациясе Советының күзәтүче әгъзаләре карары буенча, Татарстан Республикасына, ТКХ Фондыннан, өстәмә 200 млн. сум бүлеп биреләчәк.

Бу елны өстәмә чаралар алган 10 регион арасында бу иң зур сумма. Әлеге чаралар республиканың күп фатирлы йортларында капиталь ремонт ясауга юнәлтелер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International