Киңәшмәдә халыкара мәгълүмати үзәкне эксплуатациягә тапшыру соравы тикшерелде

2012 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин Бөтендөнья студентлар уеннары объекты – Универсиада авылында эшлекле киңәшмә үткәрде. Чарада Универсиада авылы мэры Ф.С. Абдулганиев, Казан УКС, шулай ук “Казаньцентрстрой” генподряд оешма вәкилләре  катнашты. Киңәшмә барышында авыл территориясендә урнашкан халыкара мәгълүмати үзәкне эксплуатациягә тапшыру соравы, шулай ук 2013 елның җәендә студент уеннарын үткәргәндә туклануны оештыру сораулары тикшерелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International