“Таткоммунжилсервис” җылыту сезонын тәмамлауга йомгак ясады

2012 елның 25 мае, җомга

Югары Осланда авыл җирлегендәге ТКХ оешмаларының, “ПО“Таткоммунжилсервис” ҖЧҖнең ТКХ хисап бирергә тиешле оешмаларның   2011-2012 елларда җылылык сезонын тәмамлау нәтиҗәләре буенча республика киңәшмәсе булды. Әлеге чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, “ПО“Таткоммунжилсервис” ҖЧҖнең генераль директоры И.И. Нуриахметов, ТРсы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г. Зыятдинов, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык муниципаль оешмалардан вәкилләр катнашты.

Киңәшмәнең Югары Осланда булуы очраклы күренеш түгел. Бистә торак-коммуналь хуҗалыгында мөһим үзгәрешләр булды. Мәсьәлән, бүгенгесе көндә районда ТБО эшкәртү буенча заманча комплекс төзелгән. Дөньяда әлеге җайланмага аналоглар аз түгел, ләкин Татарстан агрегаты гына тимер һәм пыяладан кала, бөтен углерод саклаучы материалларны эшкәртә ала.

 Районнның эффектив эшен “ПО“Таткоммунжилсервис” ҖЧҖнең генераль директоры И.И. Нуриахметовта билгеләп үтте, оешмаларның  җылылык сезонын тәмамлау нәтиҗәләре турында әйткәндә, аларның канәгатьләнерлек эшләрен ассызыклады, киләсе җылылык сезонын булдыру системасын әзерләүдә уңышлар теләде.

 “ЦРБ” пар казаннары бинасында җылылык челтәрләрен алмаштырганнан һәм “Автодорожная” һәм “Зап.Микрорайон” пар казаннары биналарын ликвидацияләгәннән соң, киңәшмәдә катнашучылар “ЦРБ” пар казаннары бинасында булдылар. Шулай ук делегатлар райондагы БВС ветераннары өчен төзелгән йортларны карадылар, “Тазпром Трансгаз Казань” ҖЧҖнең “Газовик” ял базасында урнашкан чистарту корылмаларында һәм пар казаннары бинасында булдылар.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International