Татарстан Республикасы гражданлык оборонасы Җитәкчесе – Татарстан Республикасы Премьер-министрының 04.05.2012 елдан №6 лы боерыгы нигезендә Яр Чаллы шәһәрендәге “Камгэсэнергострой” ААҖ базасында барлыкка килгән республиканың бергә җыела торган №2 лы эш механизация командасы Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары - Татарстан Республикасы Гражданлык оборонасы инженерлык хезмәтенең җитәкчесе А.С. Әхмәтшин җитәкчелегендә “Территориядәге бергә җыела торган механизация командасының авария һәм һәлакәтләрне ликвидацияләү буенча эшләре” темасы буенча тактик-махсус өйрәнүләр үткәрелде.
Өйрәнүләрнең максаты түбәндәгеләр куелды:
1. № 2 бергә җыела торган механизация командасының алдан билгеләнеп куелган эшенә әзерлеген тикшерү.
2. Гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү вакытында команданың әзерлеген тикшерү белән идарә итүче җитәкчеләр составының гамәли күнекмәләрен камилләштерү.
3. Гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү вакытында команданың әзерлеген тикшерү буеча шәхси составның гамәли күнекмәләрен камилләштерү.
№ 2 бергә җыела торган механизация командасы, Татарстан Республикасы Кама арты зонасындагы төрле гадәттән тыш хәлләрне тиз генә ликвидацияләү максатыннан барлыкка килгән.
Өйрәнүләрнең нәтиҗәләре күрсәткәнчә, команданы җитәкли торган состав үз вазыйфаларын белә һәм команданы әзерләү, авария төзекләндерү эшләре вакытында бүлекчәләр белән идарә итә ала. Куелган максатларга ирешелде. Бергә җыела торган команда шәхси состав, техника, табельле милек, саклану чаралары һәм РХР приборларын комплеклаштыру, команданың җитәкчелек составы, команданың шәхси составы командаларны әзерләү буенча гамәли күнекмәләр алдылар.
№ 2 бергә җыела торган механизация командасы билгеләп куелган бурычларны үтәргә әзер.