ТехноНИКОЛЬ Корпорациясенең Казан уку үзәгендә ачык ишекләр көне үткәрелде. Чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин катнашты. Шулай ук катнашучылар арасында тармак ведомоство җитәкчеләре, сәүдә партнерлары, уку йортлары вәкилләре катнашты.
Ачык ишекләр көне кысаларында кунаклар өчен уку үзәге буенча танышу экскурсиясе үткәрделәр. Гамәли дәресләр өчен куелган җиһазлар түбәдә, бинаның ал ягында изоляция һәм монтаж эшләре башкару, фундаментларны гидроизоляцияләү буенча тулы күнекмәләр алу өчен иң заманча таләпләргә җавап бирә.
А.С. Әхмәтшин Уку үзәгендә белем алучыларның әзерлек дәрәҗәләре югары булуын әйтте. “ РФ буенча, безнең республика бик күп тармакларда лидер булып тора, ләкин сәнәгать төзелеше программаларындагы төзелеш тармакларында да безнең лидерлар булып торуыбыз аеруча шатландыра. Универсиадага әзерләнү бик тиз бара һәм ТехноНИКОЛЬ корпорациясе бу эштә аз роль уйнамый. Алга хәрәкәтләнү өчен безгә һәрвакытта да өйрәнергә кирәк. Безнең фәнни кадрларыбыз һәм үзәкләребез үзләренең яңа технологияләрен оешма җитәкчеләре генә түгел, ә гади эшчеләр аңларлык итеп эшләргә тиешләр”.
А.С. Әхмәтшин үз чыгышында Универсиада объектларының күбесендә, әлеге уку Үзәгендә укыган подрядчиклар эшләвен ассызыклады.
Чарада катнашучылар Үзәкнең эшен югары бәяләделәр һәм гамәлдә яңа технологик карарлар куллану өчен подрядчы оешма белгечләрен әзерләү кирәклеген билгеләп үттеләр.