ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы холлында балаларны саклау Көненә багышланган чара үтә.
Иң яхшы рәсем бәйгесендә Министрлык хезмәткәрләренең балалары катнаша. Балалар төрле яшьтә. Балаларның рәсемнәре, нигездә, җәй темасына багышланган. Стендны матур чәчәкләр, пырылдап очып йөрүче күбәләкләр бизи. Бала министрлык һәм аның эшчәнлеген үзенчә күз алдына китергән эш тә бар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча бөтен балалар да диплом һәм истәлекле бүләкләр алачак.