Министрлык предприятияләренең санитар-экологик ике айлыкта катнашуы

2012 елның 5 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Санитар-экологик ике айлык кысаларында ТРсы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча чаралар үткәрү турында” дип аталган брифинг булды. Әлеге чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Р.К. Каримов катнашты.

Республиканың министрлык һәм ведомоство вәкилләре дә катнашкан бу чарада  республикада санитар-экологик ике айлык үткәрүнең нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

Бүгенге көндә министрлык тарафыннан, профильле предприятияләр һәм муниципаль оешмалар белән берлектә капиталь төзелеш объектларында табигатьне саклау законының үтәлешен тикшерү, шулай ук төзелеш калдыкларын дөрес урнаштырмауны табу һәм ликвидацияләү эшләре бара. Ике айлык үткәрү кысаларында, Министрлык беркетелгән территорияләрнең барысында да республика өмәсе үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International