Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “ЖКС-Качество” торак-коммуналь өлкәсендә ирекле сертификацияләү системасының Региональ Совет киңәшмәсе булды. Әлеге киңәшмәне ТРсытөзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Р.К. Кәримов алып барды.
Көн тәртибенә торак-коммуналь өлкәдә ирекле сертификация Региональ системаны теркәү соравы куелган иде. Катнашучыларга әлеге системаны функцияләштерү кагыйдәләрен раслау, шулай ук Региональ Совет составын карау һәм раслау тәкъдим ителде.