Татарстан Республикасының “Иң яхшы ташчы”сы билгеле булды

2012 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казан төзелеш колледжында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык бәйгесенең “Иң яхшы ташчы” номинациясе буенча республика этабы булды.

Әлеге чарада, бәйгенең рәисе буларак, ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин катнашты. Үзенең чыгышында ул әлеге бәйгенең мөһимлеген ассызыклап, аның   һөнәр дәрәҗәсен арттыруга гына түгел, тармак белгечләренең бердәмләшүенә ярдәм итүен әйтте.

Иң яхшы ташчы исеменә республиканың күп кенә оешма вәкилләре көрәште. Катнашучыларга бирем буларак, бәйгенең теоретик һәм гамәли өлешен үтәргә тәкъдим ителде. Теоретик өлеш төзелеш җитештерүнең заманча технологияләр өлкәсендә белемне, шулай ук  хезмәтне саклау нормалары һәм таләпләре буенча ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуны тикшерүне үз эченә алды. Гамәли өлештә катнашучылар  стеналар салу вакытында заманча методлар һәм технологияләрне куллануны күрсәттеләр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы ташчы” исеменә А.П. Кудряшев ( “Ак таш” ҖЧҖ) лаек булды, ул бәйгенең Старый Оскол шәһәрендә узачак Росси этабында республика данын яклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International