Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “СКАНЭКС” инженер-технологик үзәкнең яңа технологияләрен тәкъдим итү булды. Әлеге чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев чыгыш ясады.
“СКАНЭКС” ИТҮ уңайлыкларның тулы комплексын тәкъдим итә: космостан Җирнең сурәтен кабул итүдән алып, аны тематик эшкәртүгә кадәр. Компаниянең эшчәнлек юнәлешләре төрле. Җирне дистанцион зонд белән тикшерү сәбәпле, бина, корылма, теге яки бу территориянең халәте турында оператив мәгълүмат алырга була.