ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд генераль директорының беренче урынбасары В.М. Талалыкин һәм дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фондның региональ программалар департаменты директоры О.С. Рурин катнашында “түгәрәк” өстәл булды.Эшлекле очрашуда катнашучылар фондның коммуналь хуҗалык һәм ТКХта программмалы продуктлар сораулары буенча фикер алыштылар. Чараны ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов алып барды.
“Түгәрәк” өстәл кысаларында “Лайн” НТЦ ҖЧҖ, “БАРС Груп” компанияләр төркеме вәкилләре чыгыш ясады. Докладчылар, бүгенге көндә республика территориясендә, шулай ук Россиянең төрле регионнарында кулланыла торган, эшмәкәрлек һәм электрон хөкүмәт өчен автоматизация системасы турында сөйләделәр. Системаны уйлап табу гражданнарның һәм коммуналь хуҗалык өлкәседә катнашучы башкаларның электрон бәйләнешен барлыкка китерә, тармак тормышында һәм регионда аның үсешендә актив катнашырга ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә автоматизация системасы – документ әйләнеше, халык һәм торак-коммуналь өлкәне тәкъдим итүчеләр белән эшләү өчен уңайлы юл.