“Алабуга” АИЗда инженер һәм транспорт инфраструктурасын төзүче генераль подрядчиклар тарафынннан төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә.
“Трест Камдострой” ЯАҖ М-7, Ш-5 авто юлларында һәм Ш-9 божра кисешү авто юлында асфальт-бетон түшәмә урнаштыру эшләре тәмамланган, әлеге юллар коридорында төзекләндерү, шулай ук коммуникация күчерү буенча эшләр бара. Төзелеш сезоны башыннан барлыгы 39,9 млн. сум үзләштерелгән.
“Камгэсэнергострой” ААҖ “Алабуга” ППТ АИЗда II чиратлы койма төзү эшен тәмамлаган, КНС-3, КНС-4тә җибәрү-көйләү эшләре башкарыла, су үткәрү челтәрләрен сынау эшләре бара, коены су һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясе белән җайлаштыру тәмамланып килә. Ел башыннан әлеге объектлар өчен барлыгы 39,8 млн. сум үзләштерелгән. Ачык аукцион нәтиҗәләре буенча, “Алабуга” ППТ АИЗ” ААҖ һәм “Камгэсэнергострой” ААҖ тарафыннан, инженер челтәрләре төзү өчен, 3 яңа договорга кул куелды. Хәзерге вакытта подрядчы тарафыннан материаллар сатып алына һәм төзү-монтаж эшләрен эшләүгә эзерлек бара.
Аерым икътисади зона резидентлары төзү эшләрен актив башкаралар. “Белая дача Алабуга” ҖЧҖ яңа әзерләнгән салатлар һәм яшелчәләр эшкәртү буенча завод төзү эшләрен тәмамлыйлар, 2012 елның 3 нче кварталында аны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
“Сария Био-Индастрис Волга” ҖЧҖ компаниясе техник май һәм азык оны җитештерүче завод төзи. Җитештерү бинасының фундаменты һәм каркасы эшләнгән, дивар панельләрен монтажлау, хуҗалык-көнкүреш һәм административ-көнкүреш биналарны төзү дәвам итә. Төзү эшләрен тәмамлап, объектны эксплуатациягә тапшыру 2012 елның декабьренә планлаштырылган.
МДФ җитештерү буенча завод төзү “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” (Төркия) ЯАҖ компаниясе тарафыннан башкарыла. Свай кадаклау башкарылган, тимер бетон колонналар, металл фермаларны монтажлау дәвам итә. 2013 елның I кварталында әлеге заводны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
2013 елда, шулай ук ике резидент заводларын эшләтеп җибәрү планлаштырыла: төзелеш (яфраклы) пыяла, көзге һәм тузан чыгара торган пыялалар җитештерүче “Тракья Гласс Рус” ҖЧҖ һәм автомобиль пыялалары җитештерүче “Аутомотив Гласс Альянс Рус” ЯАҖ. Компанияләр фундамент монтажлау белән шөгыльләнәләр.
Углеродлы җепселләр җитештерү буенча проектны тормышка ашыручы “Алабуга-Волокно” ҖЧҖ компаниясе тарафынннан әзерлек эшләре башланган һәм свай кадаклау һәм ростверко эшләре башланган.
Калган резидентлар эзерләү, проектлау һәм сайлап алу эшләрен башкаралар.