Татарстан Президенты ФИФА инспекция комиссиясе белән очрашты

2012 елның 18 июне, дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты буенча ФИФА инспекция комиссиясе әгъзаләре  белән очрашты. ТРсы Хакимият Йортындагы әлеге очрашуда шулай ук Татарстан вице-премьеры Әсхәт Сафаров, Казан мэры Илсур Метшин, ТРсы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Бурганов, республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, 2013 елгы Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов катнашты.

2018 ел Дөнья Чемпионаты уеннарын үткәрү планлаштырылган шәһәрләр буенча йөргән инспекцион комиссия составында 2014, 2018 һәм 2022 елларда дөнья чемпионаты оештыру буенча департамент җитәкчесе Юрген Мюллер, 2014, 2018 һәм 2022 елларда дөнья чемпионаты оештыру буенча департаментның проект идарә менеджеры Ник Лау, шулай ук “Россия-2018” оргкомитетның генераль директоры Алексей Сорокин бар.

Татарстан Президенты делегация әгъзаләрен сәламләде һәм Казанның, актив рәвештә, 2013 елгы Универсиадага әзерләнүен, шуңа күрә спорт һәм транспорт инфраструктурасының күп өлеше футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарына кадәр күпкә алдан әзер булачагын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, республика туристларны җәлеп итү буенча да зур эш башкара. “Безнең кунакларыбыз Казан белән кызыксынырлар дип уйлыйм”, - диде Татарстан башлыгы.

Ул инспекцион комиссия әгъзаләрен, әлеге тикшерү сәфәре барышында әйтелгән кисәтүләрне республика җитәкчелеге үз эшенә алачагына ышандырды.

“Россия-2018” оргкомитетның генераль директоры Алексей Сорокин, үз чиратында, Казанның зур спорт ярышларын үткәрү өчен иң әзерлекле шәһәрләрнең берсе булуын ассызыклады. “Казан – иң ышанычды шәһәрләрнең берсе, безнең сезнең белән проблемалар юк”, - диде А. Сорокин.

2013 елгы Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов хәбәр итүенчә, Казанны әлеге кыска вакытлы карау барышында, делегация әгъзаләре фан-зонаны, төзелеп килүче стадионны караячак, шуннан соң Ратушада республика башкаласын 2018 елгы Дөнья Чемпионатында катнашучы шәһәр буларак тәкъдим итү булачак. Кич белән инспекцион комиссия Түбән Новгородка китәчәк.

Рөстәм Миңнеханов зур футбол ярышларына әзерләнү вакытында төрле илләрнең тәҗрибәләрен өйрәнү мөһим булуын ассызыклады. Татарстан Президенты ФИФА вәкилләренә, Татарстан вәкилләрен эшлекле сәфәрдә катнашучылар составына кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте. “ Без сезнең белән эшләргә әзер”,  - дип Р. Миңнеханов делегация әгъзаләрен ышандырды һәм Казандагы эшләрдә уңышлар теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International