Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов җитәкчелегендә, видеоконференция режимында, республиканың муниципаль оешма җитәкчеләре катнашында киңәшмә булды.
Киңәшмәдә күп фатирлы йортларда капиталь ремонт барышы, шулай ук лифт җиһазларын алыштыру һәм модернизацияләү турында сүз барды.
Киңәшмә барышында, муниципаль оешмалар тарафыннан, эш башкару графигы һәм механизмы турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Бүгенгесе көндә барлык муниципалитетларда да эшләр бара, моннан тыш, эшнең күп күләме киләсе 2013 елга планлаштырылган.