ТРсы Президенты шәһәр төзелешенең үсеше сораулары буенча семинарларны ай саен үткәрергә тәкъдим итте

2012 елның 20 июне, чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында шәһәр төзелеше проблемалары буенча фәнни-практик семинар булды. “Дөнья шәһәрләре үзәгендәге шәһәр төзелеше үсешенең иң яхшы тәҗрибәсенә анализ” дип аталган теманы яктырткан әлеге чарада ТРсы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры  И.Э. Фәйзуллин, республикадагы  эре шәһәрләрнең җитәкчеләре, кайбер министрлык һәм ведомоство вәкилләре, ТРсы Президенты Аппараты катнашты.

Семинар барышында КДАТУ галимнәре һәм Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән төзелеш өлкәсендәге фәнни белгечләр  бүгенге көндә дөнья сәясәтендә яшәп килгән, шәһәр төзелеш сәясәтенә заманча якын килү турында сөйләделәр, Татарстан башкаласының заманча мегаполис буларак үсеш перспективалары турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.

ВШЭ урбанистика югары мәктәбенең деканы Александр Высоковский фикеренчә, Казанның шәһәр төзелешендәге иң төп проблемаларының берсе, бүгенге көн стандартларына җавап бирерлек , Генпланнның булмавы. Эксерт фикеренчә, бүген бөтенләй икенче төрле  юлны сайларга кирәк.  Территория рациональ кулланылырга тиеш, шәһәр бер үзәклектән күп ядерлы системага күчәргә тиеш. Тарихи биналарны яңадан тыргызудан тыш, шәһәр үзәгендә яшел зоналарны сакларга һәм үстерергә, кешеләр өчен тагын да уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Эксперт фикеренчә, шәһәр мохитенең “эстетизациясенә” зур игътибар бирергә кирәк. Транспорт проблемасына килгәндә, А. Высоковский әйтүенчә, юллар челтәренең “бәйләнгән” булуы мөһим, зур магистральләр төзүдән тыш, квартал эченә керү юлларына да игътибар итәргә кирәк. 

Санкт-Петербург дәүләт архитектура-төзелеш университеты архитектура докторы, профессор Валерий Нефедов семинарда катнашучыларга дөнья һәм Европаның төрле мегаполисларында шәһәр мохитен оештыруның уңышлы  мисаллары турында сөйләде. Әлеге тәҗрибәне  Казан да кулланырга мөмкин. 

Семинарга нәтиҗә ясаганда Рөстәм Миңнеханов мондый очрашуларның мөһимлеген һәм галимнәр тәкъдименең зур кыйммәткә ия булуын ассызыклады. “ Галимнәрне тыңларга кирәк. Без бит үз хисләребезгә генә таянабыз – каядыр барабыз, нәрсәдер күрәбез. Кайда хаталанган булуыбызны сез күрсәтергә тиеш, - диде ТРсы  Президенты  галимнәргә мөрәҗәгать итеп. Ул мондый төр семинарларны ешрак оештыру  һәм айга бер тапкыр үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International