“Минем йортым - Минем кайгыртуым” дип аталган Бөтендөнья әдәби-нәфис бәйге

2012 елның 25 июне, дүшәмбе

“Председатель ТСЖ” журналы РФ Җәмгыять палатасы ярдәме белән 2012 елда “Минем йортым – Минем кайгыртуым” дип аталган Бөтендөнья әдәби-нәфис бәйге үткәрүен игълан итте. 2012 елгы бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2012 елның 12 декабрендә Җәмгыять палатасының зур залында булачак.

Конкурста катнашу гражданнарны торак мәсьәләләре  белән таныштыруны, торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын арттыруны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Җиңүчеләрне диплом һәм акчалата премия көтә.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы сайтындагы “ТКХ”  - “Үзидарә үсеше” бүлегеннән карарга була. Номинацияләрне оештыручыларчың таләпләре, шулай ук бәйгенең узган еллардагы нәтиҗәләре белән “Председатель ТСЖ” журналы сайтында, яки “Минем йортым - Минем кайгыртуым” бәйгесенең интерактив порталында  танышырга мөмкин.

Бәйгегә эшләр 2012 елның 15 ноябренә кадәр 127254 Мәскәү шәһәре, Добролюбов ур., 19-44 адресы буенча, яки  prtsj@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International