Министрлыкта «ТөзелешИнжСистем” ҖЧҖнең презентациясе булды

2012 елның 25 июне, дүшәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “ТөзелешИнжСистем” ҖЧҖ киң профильле төзелеш оешмасының презентациясе булды. Әлеге чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин катнашты.

“ТөзелешИнжСистем” ҖЧҖ “СпецРегионСтрой” ҖЧҖ компанияләр төркеменә керә һәм коттедж бистәләре , “Премиум” класслы торак комплекслар, спорт объектлары, офис үзәкләре һәм катлаулылыгы ягыннан төрле категорияле җитештерү биналарын төзү өлкәсендә хезмәт күрсәтү буенча махсуслашкан. Моннан тыш, компания реставрация эшләренең бөтен спектрларын тәкъдим итә.

Техник һәм ресурслы потенциал Россиянең төрле регионында, төрле катлаулылыктагы эшләрне башкарыра мөмкинлек бирә. Презентация  барышында, төзелештә компания коллективы катнашкан объектларның исемлеге тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International