Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында видеоконференция режимында, Татарстан Республикасының “2011-2012 елларга “Файдалана алырлык мохит” дип аталган озак срокка бирелгән максатчан программасын тормышка ашыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов алып барды. Әлеге чарада Төзү һәм проект оешмалары, республиканың муниципаль оешмалары катнашты.
Киңәшмә барышында муниципалитет вәкилләренә программа объектлары буенча хисаплар тәкъдим ителде. Катнашучылар техник бурычларны тормышка ашыруның барышы һәм тәртибе турында сөйләштеләр, подрядчы оешмаларның объектлардагы проектлы-сметалы, төзелеш-монтаж һәм башка эшләрне трмышка ашыру тәкъдимнәре белән таныштылар.