Бүген торак-коммуналь хуҗалык һзм энергетика предприятиеләренең көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерлек, шулай ук ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд чараларын кулланып, Россия субъектлары тарафыннан, региональ программаларны үтәү сораулары буенча бөтенроссия селектор киңәшмәсе булды. Фикер алышудагы тагын бер сорау – 2012 елда коммуналь хезмәтләргә бәяләр. Киңәшмәне РФ Хәкүмәте рәисе урынбасары Д.Н. Козак алып барды. Киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин катнашты.