Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “ТРсы коммуналь предрпиятиеләр союзы” РООР директорлар Советы утырышы булды. Муниципаль районнарның башкарма комитет, шулай ук тармак предприятие вәкилләре катнашындагы әлеге утырышта энергияне саклау һәм коммуналь комплекс предприятиеләре тарафыннан энергетик эффективлыкны үстерү сораулары каралды. Төп доклад белән “УК Энергосервис” ҖЧҖ генераль директоры Е.Л. Чулков чыгыш ясады.
Утырыш барышында катнашучылар 2011-2012 елда республиканың торак-коммуналь хуҗалык оешмалары буенча Тармак бәяләр килешүенә үзгәрешләр кертү соравына тукталдылар. Әлеге тема буенча “ТРсы коммуналь предрпиятиеләр союзы” директорлар Советы рәисе А.Х. Хәйруллин чыгыш ясады.