Җылылык чорына әзерләнү буенча Республика штабы үз эшен башлап җибәрде

2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2012/2013 елгы җылылык чорына әзерләнү буенча Республика штабы үз эшен башлап җибәрде. Видеоконференция режимындагы утырышта кышка әзерләнү буенча эшләр планы тикшерелде.

Утырышны Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов алып барды. Әлеге утырышта муниципаль районнарның башкарма комитет, шулай ук тармак предприятие вәкилләре катнашты.

Җылылык белән тәэмин итүче предприятиеләрнең көзге-кышкы чорга әзерләнү сораулары буенча “Генерирлаштыручы компания” ААҖ, “Челтәр компаниясе” ААҖ, “ Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ, “Яр Чаллы җылылык челтәре компаниясе” ААҖ кебек  предприятиеләрнең докладлары тыңланылды. Казан һәм Яр Чаллыга аерым игътибар бирделәр.

Утырыш барышында торак фондын җылылык чорына әзерләүнең сыйфатын контрольдә тоту соравына да тукталдылар. Дәүләт торак инспекциясе башлыгы С.А. Крайнов доклад белән чыгыш ясады.

Утырышны йомгаклап, коммуналь предприятиеләрнең җылылык сезонына әзерлегенең бу баскычы, штаб эшенең  расланган планына, каралган бурычларына һәм өстенлекле юнәлешләренә туры килүе әйтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International