Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы белгечләре төзелеш тармагының үсешендә генә түгел, сәламәт яшәү рәвешен һәм профессионал спортны яклауда да актив катнашалар. Әлбәттә, Төзелеш Министрлыгы белгечләре шәһәребезнең “Ак Барс” ХК, “Рубин” ФК кебек әйдәп баручы спорт командаларын да яраталар.
Бүген министрлыкта максатчан программаларны формалаштыру һәм теркәп җибәрү бүлегенең әйдәп баручы консультанты, шул ук вакытта “Рубин” футбол командасының актив җанатары В.Е. Осиповка 2012-2013 елгы спорт сезонына абонемент тапшырылды. Абонементны “Рубин” командасының ярым сакчысы Бибрас Натхо тапшырды. В.Е. Осипов сәламәт яшәү рәвешенең актив тарафдары һәм 1988 елдан яраткан командасының җанатары. Тормышның төрле өлкәләрендә министрлык хезмәткәрләренең актив булуы куанычлы хәл.